Аксубай муниципаль район Советы депутатлары белән семинар - киңәшмә узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

         Аксубай муниципаль районы Советы депутатлары белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында һәм үз гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар-киңәшмәдә район башлыгы, район башлыгы урынбасары, прокурор, район Советы депутатлары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International