Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

2019 елның 16 феврале, шимбә

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 17 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

2019 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

2019 елның 17 февраленә

2019 елның 16 феврале 18 сәгатьтән 17 февраль 18 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы Буенча:

Аязучан болытлы һава.

Күпчелек районнарда кар, юеш кар.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Көндез кайбер районнарда буран, бозлавык.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчү белән секундына 5-10 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -2..- 7, аязган вакытта-11гә кадәр .º  Көндез максималь һава температурасы 0..-5 .º

 Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Фаразланган метеорологик күренешләр (буран, көчле бозлавык, көчле бозлавык, бозлавык, томан, кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр), шулай ук федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү аркасында юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле хәлләр һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы саклана.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International