Яшь эшмәкәр мәктәбе

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

 «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 15-17 мартында Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә юнәлдерелгән яшь эшкуар мәктәбен (алга таба - мәктәп) уздырырга планлаштыра.

Мәктәп кысаларында бизнес планлаштыру, бизнес-план язу һәм әзерләү нигезләрен өйрәтү, эшмәкәрләргә ярдәм итү программалары, бизнес-тренинглар, бизнес-уеннар, актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Мәктәптә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр авыл җирендә яшәүче һәм үз бизнесларын башлап җибәрергә теләүчеләр, бер елдан ким эшләмәүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнаша ала. Укулар тәмамланганнан соң катнашучыларга әлеге тармакта квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк.

Мәктәптә катнашу өчен 2019 елның 5 мартына кадәр сайтта электрон заявка тутырырга кирәк: https://ais.fadm.gov.ru шулай ук гаризаны электрон адреска җибәрергә (1 нче кушымтаны карагыз): amo-rt@mail.ru. Оештыру кертеме 300 сум тәшкил итә. Өстәмә мәгълүматны (843)221-75-97 телефоны буенча алырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International