«Игелекле дулкын» Бөтенроссия фестивале

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты грантлары фонды һәм хөкүмәте, Казан шәһәре мэриясе, Игорь Крутойның популяр музыка академиясе һәм НТВ телеканалы ярдәмендә «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале (алга таба – Фестиваль) үткәрелә. Фестиваль сәламәт балалар һәм сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларның уртак иҗаты өчен мәйданчык булып тора.

Сайлап алу турларын узып, Фестивальдә катнашучылар бер сәхнәдә Россия эстрадасының танылган артистлары белән чыгыш ясау мөмкинлеге алалар, фестиваль җиңүчеләре киләчәктә иҗади үсеш өчен премияләр һәм грантлар алалар. Фестивальнең Гала-концерты гадәттәгечә НТВ федераль телеканалы эфирында яңа ел каникуллары көннәрендә трансляцияләнә.

Фестиваль талантлы балаларга ярдәм итү өчен әһәмиятле мәйданчык булды. Шулай итеп, 2018 елда фестивальдә катнашучылар адресына үзенең сәламен Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин юллады, ә анда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил А. Ю. Кузнецова һәм Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы С. Г. Новиков катнаштылар.

2019 елда Фестиваль янә президент грантлары фондына ярдәм алды, аның сайлап алу турлары Россиянең 10 төбәгендә узачак.

Фестивальнең беренче сайлап алу туры Казанда 2019 елның 1-2 июлендә узачак. Хәзерге вакытта һәм 29 июньгә кадәр барлык теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Фестивальдә катнашу бушлай.

Тулырак мәгълүмат һәм сайлап алу турында катнашу өчен гариза формасы сайтта урнаштырылган http://dobrayavolna.ru. Оештыру комитетының элемтә телефоны:

8 (800) 550 91 52.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International