Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, агрофирмалар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының барлык тырышлыгы туфракны үз вакытында көзге эшкәртүгә юнәлдерелгән.
Барлыгы 50500 гектарда эшләр башкарасы бар, шуның: 23200га - туфракны өстән эшкәртү, 11120га - сөрү катламын тирәнәйтү, 18220 га - көзге сөрү эшләре. Актай агрофирмасының җайга салынган эшен аерым билгеләп үтәсе килә, анда эшкәртү 65 процентка үтәлгән.