Халыкара хәйрия көне.
Аксубай муниципаль районында “Нежность” социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән “Игелекле эш” акциясе оештырылды.
Авыр тормыш хәлендә калган ике гаилә азык-төлек пакетлары һәм белгечләрдән консультация ярдәме алды.