Яшьләргә патриотик тәрбия бирү өлкәсендә эшне алга таба камилләштерү, армиядә хезмәт итүгә әзерлек максатыннан «Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге 2019 елның 9 сентябреннән 15 сентябренә кадәр «Алга, яшь армиячеләр! хәрби-спорт уены проектын тормышка ашыра. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Юнармия»хәрби-патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы ярдәм күрсәттеләр. Проект кысаларында җиде зона уеннары узды. Финал 2020 елның февралендә узачак.
Районнан ОБЖ укытучысы Башкиров Евгений Анатольевич җитәкчелегендә 10 кешедән торган (8 егет һәм 2 кыз) 1 нче Аксубай урта мәктәбенең яшь армиячеләр командасы катнашты. Ярыш 13 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Патриот» үзәгендә узды. Безнең зонада 8 команда катнашты.
Яшь армиячеләр 4 призлы урынга лаек булдылар: 1 урын - Горбунова Елена (60 метрга йөгерү), 3 урын - Горбунова Елена (граната ыргыту), 3 урын - Пикмеева Эльза (60 метрга йөгерү), 3 урын - Хәмидуллин Илфат (граната ыргыту).