Аксубай районында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы турында мәгълүмат

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

     8 ноябрьдә Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Олимпиада «Аксубай 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Аксубай 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» база мәйданчыкларында 19 гомуми белем бирү фәннәре, шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты, туган (татар)теле һәм туган (татар)әдәбияты, туган(чуаш) теле һәм туган (чуаш) әдәбиятыннан, геология һәм Татарстан тарихыннан уза. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укучылар рус, инглиз телләре, математика буенча 4 сыйныфтан, ә тормыш иминлеге нигезләре буенча 3 сыйныфтан  катнаша ала.

 Олимпиаданың муниципаль этабы 23 декабрьдә тәмамланачак. Шуннан соң 2019-2020 еллар өчен олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар исемлеге билгеле булачак.

 Исегезгә төшерәбез, узган ел республика һәм Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабында катнашкан 1225 укучы арасында 437се җиңүче һәм призер. Аксубай районының 57 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабына һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабына узып, 18е призер булды.

Укучыларга уңышлар, олимпиадаларда быел да җиңүләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International