15 май - Халыкара гаилә көне!

2020 елның 15 мае, җомга

Сезне чын күңелдән шушы күркәм гаилә бәйрәме белән котлыйм!

Гаилә - һәр кешенең төп тормыш терәге. Якын кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр, үзара аңлашу, бер-береңә ярдәм итү, аралашу шатлыгы уңай эмоцияләр белән тулыландыралар һәм тормышыбызны гармониялерәк итәләр, барлык кыенлыкларны җиңәргә көч бирә.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны безнең районнан китмәскә чакырасы килә. Аларга нык гаилә коруларын, балаларны тәрбияләүләрен, бер-береңне кайгыртуларын телим.

Гаиләгезне саклагыз! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә янәшәдә һәрвакыт якын кешеләр булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International