Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү

2020 елның 22 мае, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңдырмалардан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән тәэмин итәргә кирәк.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 маенда төнлә урыны белән томан көтелә.

 Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозлардан качарга кирәк. Туктату кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International