Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре  буенча комиссия утырышы

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия утырышы 2020 елның 12 маенда 14:00 сәгатьтә, Аксубай штп, Ленин ур., 8 адресы буенча узды. Комиссия утырышында балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналарына карата материаллар каралды. Административ материалларның күбесе үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен РФ КоАП 20.6.1 статьясындагы 1 өлеше буенча төзелә. Әлеге маддәне бозган өчен кисәтү рәвешендә административ җаваплылык яки мең сум күләмендә административ штраф каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International