Татарстан Росреестры Татарстан радиосында үз-үзеңне изоляцияләүдән чыкканнан соң күчемсез милек рәсмиләштерү турнда

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

26 майда 6:45 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда «Яңа көн» программасы чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Альбина Мәгъсүмова радиотыңлаучыларга яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле булган чикләүләр вакытында гариза бирүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре, хокукларны һәм кадастр исәбен алуны туктатып тору вакыты кайсы очракларда озайтылуы һәм гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен кабул ителгән башка өстәмә чаралар турында сөйләячәк.

Казанда "Татарстан радиосы" 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru "Матбугат хезмәте-радиоэфирлар" бүлегендә, шулай ук безнең "Вконтакте"да. (vk.com/rosreestr16).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International