ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйбыз

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге Татарстан Республикасының барлык халкын Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән котлый. Татарстан-куәтле икътисади потенциалы һәм уникаль мәдәни-тарихи мирасы булган республика. Ул Россиянең алдынгы төбәкләре исәбенә керә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, халыклар бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Болар барысы да Татарстан Республикасында яшәүчеләр, шул исәптән Аксубай районында яшәүчеләр ярдәме белән эшләнә.

Күпмилләтле Татарстан халкына иминлек һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телибез.

Исегезгә төшерәбез, 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет имзалана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International