«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ һәм Татарстан Республикасының «Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман культураларын карау эшенә керештеләр

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Урман культураларын карау-агротехник һәм техник чаралар комплексы, ул барлыкка килгән урман утыртмаларын үстерү һәм үсеше өчен уңай экологик шартлар булдыруга юнәлтелгән. Туфракның химик-физик үзенчәлекләрен яхшыртуны, үсемлекләрнең (үлән һәм агач) конкурент йогынтысын бетерүне, культивацияләнә торган үсемлекләрнең үсеш темпларын җайга салуны, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклауны күздә тота торган җирле үсеш шартларын оптимальләштерү хисабына мондый нәтиҗәгә ирешелә. Практикада әлеге чараларның бөтен комплексы урман белән капланган җирләргә күчкәнче башкарыла, шуннан соң үсентеләрне формалаштыру, нигездә, карау кисү хисабына башкарыла.

Бүгенге көнгә 40,0 га башкарылган

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International