Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне сату шартларын үзгәртү

2020 елның 29 мае, җомга
 «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы                  (24.04.2020 ел. редакциясе, № 145-ФЗ Федераль закон) нигезендә, 5.05.2020 елдан күп фатирлы йортларда һәм (яки) алар янәшәсендәге территорияләрдә җәмәгать туклануы объектларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә, алкогольле продукцияне ваклап сату бары тик гомуми мәйданы 20 кв. метрдан ким булган җәмәгать туклануы объектларында гына рөхсәт ителә.

Килүчеләргә хезмәт күрсәтү залының мәйданы астында әзер кулинария продукциясен, кондитер эшләнмәләрен һәм (яки) сатып алу товарларын куллану өчен билгеләнгән, инвентарьлаштыру һәм хокук билгели торган документлар нигезендә билгеләнә торган җәмәгать туклануы объектының махсус җиһазландырылган бүлмәләренең мәйданы аңлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International