Федоровка интернат-йортында Балаларны яклау көне алдыннан «Хатирәләр терапиясе» технологиясе кысаларында интернат-йортта тәрбияләнүче иң яшь Целищев Тимофей белән социаль хезмәт буенча белгеч Зартдинова Гүзәлия тарафыннан индивидуаль дәрес үткәрелде. Өстәл уены бик мавыктыргыч булды. Безнең катнашучыга кызыклы карточкалар белән эшләргә туры килде. Мондый уеннар хәтер һәм акыл сәламәтлеге өчен аеруча файдалы.