«Кече Сабантуй»

2020 елның 3 июле, җомга

Сабантуй-ел саен үткәрелә торган «сабан бәйрәме», аны халык яратып билгеләп үтә. Бәйрәм күңелле, дәртле, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Менә бүген дә Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кече Сабантуй» конкурс программасында бик теләп катнаштылар. Бәйрәм бик җанлы, кызыклы килеп чыкты, ә барысы да конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. Команда уеннары, эстафеталар күп булды, алар балалар арасында күмәк рух һәм бердәмлек формалаштырдылар. Капчыкларда йөгерү, су һәм бәрәңге салынган кашыкларны күчерү, чүлмәк вату, милли  татар көрәше - һәм башка конкурслар балаларга көн буе шатлык һәм позитив бүләк итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International