Рус теле буенча БДИ штат режимында узды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2020 нче  елның 6нчы һәм 7нче июлендә Аксубай районының чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле буенча БДИ тапшырды.

2020нче елда рус теле буенча БДИда 104 кеше, шул исәптән, узган елларда белем алган  2 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән иде.

6нчы июльдә рус теленнән 68, ә 7нче июльдә 16 катнашучы БДИ тапшырды.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре югары уку йортына, теләсә нинди белгечлек буенча, керү өчен кирәк  булачак.  Югары уку йортларына керү өчен  рус теле буенча минималь керү нәтиҗәсе 36 балл.  6нчы июль көнне рус теле буенча БДИда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 20 июльдән,  ә 7нче июльдә катнашучылар 23 июльдән дә соңга калмыйча белә алачак.

Киләсе имтиханны  БДИда катнашучылар 10нчы июльдә математика (профиль) буенча тапшырачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International