Халыкара Тынычлык көне

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Һәр кеше сугыштан да куркынычрак нәрсә булмавын белә. Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чара узды. Балалар залны бизәделәр, рәсемнәр әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар, тынычлык турында мәкальләр төзеделәр, «игелек», «дуслык»сүзләреннән җыелдылар. Баш герой Врака-забиака кунагы иде. Ул балаларның күңелен ачты. Чара ахырында балалар дуслык плакатын ясадылар һәм «Һәрвакыт булсын кояш»  җырын башкардылар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International