«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында ачык дәрес үткәрелде.

25 сентябрь 2020 ел., җомга

        Чуаш Енорускиносы һәм Иске Илтерәк урта мәктәпләрендә укучылар белән терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланган ачык дәрес үткәрделәр.

Укучылар өчен республика прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән «Без сайлый торган юл»дип исемләнгән фильм күрсәтелде.

Балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр, Интернет челтәренең төрле сайтларына кергәндә игътибарлы булырга өндәделәр .

Әйләнә-тирәдәгеләргә һәм барлык вакыйгаларга зур игътибар күрсәтергә, шулай ук үзеңне, туганнарын һәм якыннарын мөмкин кадәр саклап калырга, янау яки шик туган очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында искәрттеләр.

Административ, гражданлык һәм җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерделәр. Транспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләрен бозу, шулай ук балигъ булмаганнарның төнге сәгатьләрдә урамда булуы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында.

Ачык дәрестә район прокуроры ярдәмчесе Гусамов И. Ф., район башлыгы ярдәмчесе Крайнова Э. З. катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International