Безнең районнан Финанс бюджет палатасы рәисе Сетрова О. П. катнашты.
Киңәшмә барышында 2021 елның 1 гыйнварыннан казначылык хезмәте һәм казначылык түләүләре системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.
Көннең икенче яртысында, 2020 елның 16 октябрендә, Финанс бюджет палатасы рәисе О. П. Сетрова катнашында, видеоконференция режимында киңәшмә узды:
1) Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2020 елның 5 августындагы 167-пр номерлы уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә, салымнар буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү буенча үткәрелә торган эш турында;
2) физик затларның мөлкәт салымнарын мобилизацияләү эше турында.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча финанс бюджет палатасы булган бурычларны түләтү буенча чаралар үткәрә.