«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) аерымлык билгеләрен тапшыру

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Аксубай районы Иске Илтерәк урта мәктәбе укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләре белән бүләкләнделәр.

Таныклыклар һәм аерым хөрмәтләү билгеләрен мәктәп директоры Алексей Маклаков һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе иясе Владимир Альметкин тапшырдылар.

Котлыйбыз!

ГТО нормативларын тапшыру-ул ярыш түгел, ә һәркемнең үз физик торышын тикшерү белән кызыксынуы. Элеккегечә, мәҗбүри сынауларга күпчелек яшь төркемнәре өчен йөгерү, тартылу яки сыгылу, гимнастик эскәмиядә басып, алга авышу керә.

Сайлап алу буенча - сикерү, спорт снаряды ыргыту, чаңгыда йөгерү, ату, туристик поход, йөзү. Теге яки бу дәрәҗәдәге аерымлык билгесен алу өчен тестларның саны Яшь дәрәҗәсенә бәйле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International