«Татарстан 24» телеканалында:  җир бәхәсен ничек хәл итәргә?

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

22 октябрь көнне 13:30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышланган «Торак-коммуналь кинәшләр» программасы булачак. Бу тема буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин бирәчәк.

 

Татарстан Росреестры эксперты җир кишәрлекләре хуҗаларына, күршесе аның территориясен алса, ничек эш итәргә, шулай ук җир законнарын бозучылардан үзеңне ничек сакларга дигән киңәшләр бирәчәк.

 

Шул ук вакытта һәр тамашачы аны борчыган сорауны да бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирында (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 кайнар линия телефонын җыярга гына кирәк.

 

Программаны 13: 30 дан 14: 00 гә кадәр карагыз. Кабатлау 15: 30 һәм 19: 30, Шимбә - 18: 30, якшәмбе – 13:30.

 

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле-һәм радиоэфир язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте» бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестры каналында youtube.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International