Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2020 елның 22 октябрендә 22 сәгатьтән 23 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

2020 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- томан;

- юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;

көндез секундына 16 метрга кадәр көчле җил .

 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакында Сез урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан (лоджияләрдән) тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

 

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Боз вакытында:

1. Мөмкин булганча, өйдән чыкмагыз.

2. Бинада булганда, мөмкин кадәр ераграк  тәрәзәләрдән тотыгыз..

3. Электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле эшчәнлек белән озатыла.

4. Урамда булганда, яшеренергә тырышыгыз, мөмкин булмаса, башны боз сугудан саклагыз (кулларыгыз белән, сумкагыз, кием белән каплагыз).

5. Агачлар астында качып котылырга тырышмагыз, чөнки яшен төшү куркынычы зур, ә эре боз кисәкләре һәм көчле җил агачларның ботакларын сындыра ала, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт тоткарлыксыз калмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрен кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итү.Водителям:

 

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

.Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International