«Интернет әлифбасы» дигән яңа укыту модуле пенсионерларга сәяхәтне мөстәкыйль оештырырга ярдәм итәчәк

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Аксубай районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, «Ростелеком» һәм Россия Пенсия фонды «Интернет әлифбасы»  – «Ял һәм сәяхәт итү өчен Интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр»  программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләде..

Яңа курс компьютерда эшләү буенча база күнекмәләрен үзләштергән өлкән яшьтәге кулланучыларны һәм үз белемнәрен киңәйтергә һәм Интернетта тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне күбрәк кулланырга теләүчеләрне укыту өчен өстәмә материаллар комплекты булып тора.

Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар тимер юл һәм авиабилетларны интернет аша сатып алуның иң уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышачаклар, кунакханәне һәм экскурсиягә билетларны ничек броньларга икәнлеген беләчәкләр. Ә иң мөһиме, укыту модуле материаллары барысын да дөрес һәм куркынычсыз итәргә ярдәм итәчәк

«Ростелеком» һәм РПФ берничә ел дәвамында «Интернет Әлифбасы»  программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра. Модульләрнең тематикасын интернет тыңлаучылары һәм интернеттан файдаланучылар билгели, мөрәҗәгатьләрне Азбукаинтернета.рф интернет-порталында кире элемтә формасы аша юллый.

Монда ук база дәреслегенең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, шулай ук өлкән буын кулланучыларына Яңа темаларны үзләштерергә ярдәм итүче материаллар – укытучылар өчен методик рекомендацияләр һәм һәр дәрескә күрсәтмә әсбаплар урнаштырылган.

 

«Интернет әлифбасы» программасы материаллары пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы укытучылары тарафыннан һәр тема буенча аерым курслар буларак та, өстәмә дәресләр оештыру өчен дә файдаланылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «интернет әлифбасы» интернет-порталы һәм уку әсбабы 2014 елда «Ростелеком» белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерлар компьютер грамоталылыгына өйрәткәндә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында эшләнгән. Хезмәттәшлекнең максаты-пенсионерларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру, компьютер грамоталылыгына һәм интернетта эшләргә өйрәтү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International