Халык санын алуның үз почта маркасы барлыкка килде

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

 Россиядә Бөтенроссия халык санын алуга багышланган почта маркасы сатуга чыкты.

Марканың авторы-рәссам-дизайнер Александр Поварихин. Ул исәпкә алучыны фирма сумкасы һәм кулларында планшет белән сурәтләгән. Марка 432 мең данә тиражы белән чыгарылган, аның номиналы — 23 сум.

Почта маркасын чыгаруга өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары чыгарылды һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Хабаровск, Благовещенск, Владивосток, Краснодар, Псков һәм Саранск өчен махсус почта штемпелләре әзерләнде.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International