Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2021 елның 16 гыйнвар 18 сәгатьтән 17 гыйнварның 06 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү:

Татарстан Республикасы территориясендә 17 гыйнварда төнлә урыны белән буран, көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр көчле җил, юлларда кар көртләре саклана.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Буран булганда:

Тәрәзәләрне, ишекләрне, чорма люкларны һәм вентиляция тишекләрен тыгыз ябыгыз. Тәрәзә пыялаларын (шәхси секторда) тәрәзә капкачлары яки щитлар белән каплагыз. Автономияле яктырту чараларын - фонарьлар, керосин лампалары, шәмнәр әзерләгез. Һава ташкыны басып алырга мөмкин булган әйберләрне ачык балконнардан җыеп алырга кирәк.

Радиоаалгычларны һәм телевизорларны кабызыгыз - яңа мөһим мәгълүмат килергә мөмкин. Җиңел төзелешләрдән тагын да ныграк биналарга күчегез.        Кар чистарту инструментлары әзерләгез.

Көчле буран вакытында бинадан чыкмаска якшы булыр иде. Әгәр шулай да ихтыяҗ туса, гаилә әгъзаларына яки күршеләргә әйтегез, сез кая барасыз һәм кайчан кайтасыз.

Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, шом сигналын өзек-өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы азрак ачыгыз.

Әгәр дә сез, җәяү торак пункттан тыш хәрәкәт итеп, беренче туры килгән йортка керсәгез, сезнең урнашкан урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Әгәр көчләрегез ташланса, качу эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлаулар саны кискен арта.

Әгәр көчле буран шартларында сез бинада бикләнеп калсагыз, сак булыгыз, паникасыз үзлегеңнән кар астыннан чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып). Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә ачып булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион алгычны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылысын саклауга һәм азык-төлек запасларының экономияле тотуына карата чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләргә: 

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп сафлардан, узып китүләрдән, алга чыгудан баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кисәк тормозлардан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк.

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, подъездга кереп качарга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башкалар төшәргә мөмкин.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Җил ваткан пыяла куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International