2021 елның 4, 5 гыйнварында Самара шәһәренең «РФЛ-Арена» футбол манежында мини-футбол буенча «WINTER CHAMPIONS CUP 2021» Бөтенроссия турниры узды.
Турнирда Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Башкортстаннан килгән егетләр катнашты.
Аксубай районының «Аксу» командасы составында:
Данил Семенов,
Роман Саттаров,
Рүзәл Сәйфуллин,
Роман Степанов,
Игнат Кондрашев,
Самат Шәфигуллин,
Кирилл Лукин,
Семен Николаев,
Матвей Лодоркин,
Ярослав Шәфиев,
киеренке уеннар барышында 2 урынны яулады.
Балалар тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.
Александр Владимирович билгеләп үткәнчә, әлеге сәфәр малайларның әти-әниләренә финанс ярдәменнән башка узмас иде. Һәм аларга яшь чемпионнарны тәрбияләүдә аңлау һәм үзара ярдәм итешүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.