Кичә, 19 гыйнварда, авыл җирлекләре Советларының хисап утырышлары Яңа Ибрай һәм Иске Ибрай авыл җирлекләрендә узды. Анда Аксубай муниципаль районы Башлыгы К.К. Гилманов, аның урынбасарлары, авыл җирлекләре депутатлары, Совет һәм Башкарма комитет, район хезмәтләре вәкилләре катнашты.
2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында җирлек башлыклары хисап тотты. Халыкның проблемалы мәсьәләләре күтәрелде. Аларны чишү юллары табылды.
Хисап утырышлары йомгаклары буенча авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен халыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләү узды.