Дәүләт автоном учреждениесе укытуны түләүсез нигездә оештырырга тәкъдим итә.

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

 «ИТ-парк «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк» ДАУсе (алга таба - «ИТ-парк» дәүләт автоном учреждениесе), Татарстан Республикасы муниципаль районнары халкын цифрлаштыру дәрәҗәсен үстерү максатларында, «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре.Kazanexpress теркәлү һәм сәүдә» темасы буенча укулар оештырырга тәкъдим итә. Укыту сезнең өчен уңайлы форматта (онлайн/офлайн) оештырылачак.

Әлеге теманы яктырту җирле җитештерүчеләргә сәүдәнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга, тәэмин итү географиясен киңәйтергә, табышны арттырырга һәм җитештерүне алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Электрон платформа складларының уңайлы урнашуы һәм аның һәркем өчен уңайлы булуы тиз һәм махсус чыгымнарсыз интернет аша беренче сатуларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Укулар «Kazanexpress» ка нигез салучы Егор Попов, шулай ук «ИТ-парк»ДАУ экспертлары катнашында оештырылачак.

Укуларда катнашырга теләүчеләргә 2-87-84 телефоны буенча яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә: ekonaks@mail.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International