Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2021 елның 27 гыйнвар 18 сәгатьтән 28 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 16 метрга кадәр), юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
 

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне сакларга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.  Сак булугыз сорала. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда тиешле жилет кулланырга. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

 2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

 3. Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк;

4. Алдан хәрәкәт итүче транспортны узу өчен юлга чыкмаска;

5. Игьтибар белән хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Машина йөртүчеләргә: 

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп сафлардан, узып китүләрдән, алга чыгудан баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кисәк тормозлардан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга.

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

 

Бозлавык булганда:

 түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: иң беренче чиратта, ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә.  Машиналар йөри торган юлларда да сак булыгыз. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга һәм башта аның куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Автотранспорт бозлавыкта кинәт туктый алмый

Татарстан дәүләт инспекциясе юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә карлы яңгыр, урыны белән томан, җил көчәюе көтелә. Температура үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык булуы мөмкин.

Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр нәтиҗәсендә һава температурасы уңай билгегә кадәр күтәрелеп, кар массалары һәм биналарның түбәләреннән боз төшү, шулай ук мөлкәткә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы бар.

Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, подъезд козырекларын кардан чистарту таләпләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмиятле объектларында.

Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Урамнар буенча хәрәкәт иткәндә боз сөңгеләре һәм карлары элеп торган йортлардан ераграк торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый.

Торак төзелеше шартларында коммуналь хезмәтләр тарафыннан куелган коймаларны боз сөңгеләре элгән яки түбәләрне кардан чистарту бара торган урыннарда игътибарсыз калдырмаска кирәк.

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил  зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6.  Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар куркыныч арта.

 7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.


Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International