20 февраль көнне район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанны данлы уллары» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанның данлыклы уллары» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.

Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур концерт программалары белән,  илебез  каһарманнарының барлык буыннарына да хөрмәт күрсәттеләр.

Район ветераннр хәрәкәтләренең  байракларын алып кергәндә,  тамашачылар дулкылануларын яшерә алмадылар.

Җыелучыларны  Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы Камил Гилманов җылы котлады.

– 76 ел без тыныч күк астында яшибез, чөнки безнең армия – иң яхшысы һәм иң көчлесе,  –  дип ассызыклады ул.  –  Бу безнең өчен бик мөһим. – Без Ватаныбызны фашизмнан саклаган фронтовикларны хөрмәтлибез, илнең оборонага сәләтлелегенә үз өлешләрен керткән сугышчыларны, бүгенге саклаучыларны котлыйбыз. Безнең бурыч  –  лаеклы алмаш үстерү. Без яшьләр белән эш алып барырга, яшь буынны Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыныч вакытта хәрби бурычларын үтәгән кешеләр мисалында өйрәтергә тиеш. Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим.

Бәйрәм кичәсендә катнашучыларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы командующие исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән генерал-майор Анатолий Молоствов котлады. Ул элекке сугышчыларны яшьләр белән ешрак очрашырга, аларга армия турында сөйләргә, аны яратырга һәм якларга чакырды.

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш кертүче төрле төр гаскәрләр ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Михаил Безруков, Геннадий Михайлов, Фәрит Нургатин, Василий Пайдаркин, Олег Ярмушкин, Михаил Ефимов, Борис Альдиванов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Тамашачыларның көчле алкышлары астында «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы парадында катнашучы» юбилей билгесен Илдар Рәхмәтуллин, Алексей Глазков алды.

Тантанада катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова сәламләде.

– Әле 2012 елда гына безнең районда 92 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1000гә якын тыл хезмәтчәне бар иде,  –  дип искә төшерде ул. – Бүгенге көндә өч ветеран гына калды, тыл хезмәтчәннәре өч йөзгә якын. Ветераннар безнең арадан китә. Шуңа күрә, аларга кадер-хөрмәт, җылы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк.

Җыелучыларны Ватанны саклаучылар көне белән Аксубай правослау чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм Аксубай мәчете имам-мөхтәсибенең гомуми эшләр буенча урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин чын күңелдән котладылар.

Бу кичтә районның иң яхшы башкаручылары тантана сәбәпчеләренә үз җырларын бүләк иттеләр, район мәдәният йортының бию коллективлары залдагыларның кәефләрен күтәрделәр. Программада районның ветераннар хәрәкәтләре дә катнашты. Сәхнәдән аларның һәркайсына җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре һәм бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Бу – ЭЭМ ветераны Николай Прончатов нигез салган ТР Диңгез җыелышының Аксубай бүлекчәсе, Федор Семенов инициативасы буенча төзелгән ЗГВ ветераннары бүлекчәсе, сугышчы-интернационалистлар, ракета гаскәрләре ветераннары, чик сакчылары ветераннары, ЭЭМ ветераннары берләшмәләре, шулай ук яшь буын – яшь армия хәрәкәтендә катнашучылар.

Җыелганнарны Ватанны саклаучылар көне белән Аксубай православие храмы настоятеле Протойрей Александр Качаев һәм Аксубай муниципаль районы имам-мөхтәсибенең гомуми эшләр буенча урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин чын күңелдән котладылар.

Сәхнәдән актив җәмәгать эшләре өчен рәхмәт сүзләре һәм аларның һәркайсына бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Бу-ЭЭМ ветераны Николай Прончатов нигез салган ТР Диңгез җыелышының Аксубай бүлекчәсе, ЗГВ ветераннары бүлекчәсе, Федор Семенов инициативасы буенча төзелгән, сугышчы-интернационалистлар, ракета гаскәрләре ветераннары, чик сакчылары ветераннары, ЭЭМ ветераннары берләшмәсе, шулай ук яшь буын – Юнармия хәрәкәтендә катнашучылар.

Хөрмәтле ир-атлар залда Аксубайның Гүзәл затыннан котлау хаты алдылар. Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлеге башлыгы Хөснуллина Энҗе Мидхәт кызы барлык катнашучыларга аерым котлау сүзләре җиткерде, шулай ук ветераннарга-Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучыларга, үз бурычларын намус белән үтәгән сугышчы — интернационалистларга, хәзерге вакытта Россия сагында торучыларга рәхмәт белдерде.

Аксубай РҮХнең поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева ир-атларны барлык тормыш хәлләрендә дә таяныч һәм өмет булып калуларын теләде, шулай ук аеруча Аксубай үзәк хастаханәсенең ир-атлар коллективына игелек һәм нык сәламәтлек теләде.

Бәйрәм кәефе бүләк иттеләр, һәр катнашучының йөрәгенә матур, дулкынландыргыч җырлар, шулай ук җете бию композицияләре һәркемгә дә җәлеп итәргә мәҗбүр иттеләр-болар Аксубай район мәдәният йорты, Аксубай авыл мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе артистлары.:

Район мәдәният йортының «Раздолье» вокаль ансамбле, район мәдәният йортының «Соловушка» балалар вокаль ансамбле, җитәкчесе Марина Царегородцева, Василий Воронин, Илхат Фәизов, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография ансамбле, җитәкчесе Римма Рыбина, Гомәр Хәйруллин, Оксана Илмухина, Регина Черникова балалар сәнгать мәктәбе, Фәнис Низамов, Марсель Вәлиуллин, Варвара Панюкова, Эдуард Ильин, Руслан Терегулов, Любовь Леонтьева, Резеда Гатина, «Кәеф» бию коллективы, җитәкчесе Валентина Гурьянова, Елена Охотникова, район мәдәният йортының вокал триосы, Татьяна Григорьева.

Программада районның ветераннар хәрәкәтләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International