Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 2004-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар.
Ярышлар Спас районында һәм Болгар шәһәрендә узды.
Үз авырлык категорияләрендә Ильяс Вафин – 2 урын, Андрей Андреев-3 урын.
Балалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.