Сак булыгыз, мошенниклар ялган ясау квитанцияләр тарата!

2021 елның 5 марты, җомга

Хөрмәтле район халкы! Казан ш. буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне ялганлау очраклары ачыклануы турында хәбәр итәбез.

Сезнең счет-квитанцияләрдәге мәгълүматларны: фатир мәйданы, шәхси счет номеры, яшәүчеләр саны, исәпләү приборлары буенча мәгълүматлар, түләү суммасы, шулай ук ялган квитанциянең аерым үзенчәлеге-документның сул аскы өлешендә мөһер. Игътибар итегез, QR-код һәм штрих-кодны сканерлаганда дөрес реквизитлар чагылырга тиеш!

Мондый хәлләрне булдырмас өчен, «Татэнергосбыт» АҖ үз клиентларына кәгазь квитанцияләрдән баш тартырга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон почта аша счет алуга күчәргә тәкъдим итә, чөнки электрон счет-квитанциянең төп өстенлеге-куркынычсызлык. Түләү документы турыдан-туры сезнең электрон почтага керә, шуңа бәйле рәвештә, өченче затларның счеттагы мәгълүматларга керү мөмкинлеге төшереп калдырыла. Шулай ук электрон квитанциянең счет формалашкан көнне килүен һәм аны өйдән чыкмыйча, теләсә кайсы вакытта түләргә мөмкин булуын да билгеләп үтәсе килә:

 

• Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында

• ТКХ хезмәтләре өчен түләү, счет-фактураларны карау, счетчик күрсәткечләрен кертү

(«Ак Барс» Банк ГАҖ карталары һәм дәүләт хезмәтләренең виртуаль картасы буенча комиссиясез, башка банк карталары буенча комиссия 0,8%)

 

* «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинетында»

• ТКХ хезмәтләре өчен түләү, счет-фактураларны карау, счетчик күрсәткечләрен кертү

(комиссиясез)

 

• Онлайн-сервислар аша

• «Сбербанк Онлайн», «АкБарс Онлайн» һ. б.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International