7 апрель көнне Аксубай районы «Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле белән очрашуы булып узды.
Ансамбль белән очрашуда ял итүчеләр уңай эмоцияләр алдылар, яшь талантлар башкаруында кызыклы һәм катлаулы композицияләр белән таныштылар.