Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

 

Кабул итүгә алдан язылу өчен (843) 236-4180 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.

Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 61.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук «Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International