РҮХнең иҗат коллективы чыгышындагы режиссерлык уй-фикерләре һәрвакыт үзенчәлекле. Бу юлы «Кощей Кощеевич ничек кәләш тапкан» әкияте тамашачыларны шаккатырды һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Бию номерлары иҗади проектның бизәге булды.
Иҗади атмосфера, яз, позитив һәм илһам хисе кешеләргә бәхет, шатлык һәм яхшылык, һичшиксез, чынга ашачагына ышаныч тудырды. Аксубай халкы күтәренке кәеф белән үзәк район хастаханәсе коллективын хупладылар.