Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 10 апреле, шимбә

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2021 елның 10 апрелендә 21 сәгать 10нан 11 апрельгә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация: Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 11 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә: 

Томанда:

 Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.   Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

  Машина йөртүчеләргә.

1. Машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.                                                                                                                        

2. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.                 

3. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр  тормозга басарга, кисәтү сигналы бирергә кирәк.                                                                                             

4.Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.                                                            

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга   тиеш.                                                                         

6. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.

 Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга.

 2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә.

3. Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк.

 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска.                       

5. Игьтибар белән хәрәкәт итәргә.

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International