2021 елның 9-10 апрелендә «Яшьлек» спорт комплексында 2010-2011 һәм 2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча бронза кубокка республика ярышлары узды.
Аларда Аксубай, Нурлат, Питрәч, Тәтеш, Буа, Саба районнары һәм Казан шәһәре командалары катнашты.
Аксубай районы командасы 2012 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында- 3 нче, 2010-2011 елгы малайлар арасында 2 нче урынны яулады.