13 апрель көнне Аксубай муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең иҗади отчеты булып узды. Зал тулы тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләде.

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Якты, талантлы, үзенчәлекле номерлар язгы хәерле кичтә бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Концертта Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башлыгы Камил Камал улы Гилманов катнашты. Кичә ахырында барлык тамашачыларга җылы һәм көчле алкышлар өчен рәхмәт белдерде, шулай ук коллективка районың «Без бергә! Без бер гаилә!» проектын гамәлгә ашыруда, уңай кәеф һәм иҗади якын килүгә, зур рәхмәтләрен җиткерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International