Мәктәп укучылары һәм студентларның Түбән Кама химия-технология институты вәкилләре белән очрашуы

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бару кысаларында, 2021 елның 13 апрелендә район мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумының чыгарылыш төркем студентлары Түбән Кама химия-технология институты вәкилләре белән очрашты.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу, яңа короновирус йогышын профилактикалауның барлык чараларын үтәп, Аксубай 1нче, 2нче, 3нче  белем бирү мәктәпләрендә һәм универсаль технологияләр техникумында, билгеле график буенча узды. Түбән Кама химия-технология институты вәкилләре югары белем бирүне оештыру, факультетлар, белгечлекләр һәм юнәлешләр, кабул итү кагыйдәләре, документлар тапшыру сроклары турында җентекләп сөйләделәр. Чарада катнашучыларның сорауларына бик теләп җавап бирделәр, шәхси консультацияләр үткәрделәр. Вәкилләрнең чыгышлары презентацияләр һәм видеороликлар, буклетлар тарату белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International