«Ел укытучысы-2021» бәйгесенең төбәк этабы

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанның 152 укытучысы «Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашты.

Бәйгедә катнашучылар 11 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр мәктәп этабында, 18 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр муниципаль этапта катнаштылар. 12 февральдән 6 мартка кадәр, аерым график буенча, бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре зона этабында көч сынаштылар. Төбәк этабы 4 апрельдән 9 апрельгә кадәр Казан шәһәрендә узды.

Татарстан Республикасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында «Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең тарих укытучысы Геннадий Валерьевич Горбунов һәм «Педагогик дебют» номинациясендә «В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең физик тәрбия укытучысы Шәрәфетдинов Алмаз Газиз улы катнашты.

Бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр күрсәттеләр, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Сынау нәтиҗәләре буенча «Ел укытучысы» номинациясендә 15 һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 10 иң яхшы укытучы сайлап алынды. «Ел укытучысы» номинациясенең иң яхшы 15 укытучы арасында «Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең тарих укытучысы Горбунов Геннадий Валерьевичта бар иде. Ул Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесе төбәк этабының «Белем сакчысы» номинациясендә җиңүче булды.

Аны бу зур казанышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа  җиңүләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International