Космонавтика көнен күңелле итеп билгеләп үттеләр

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Федоровский өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Космонавтика көнен билгеләп үттеләр. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның эмоциональ хәлен яхшырту максатыннан, инструктор Җамалеева Гөлгенә һәм китапханәче Тихонова Ирина «Космик стартлар»дигән спорт-танып-белү программасы әзерләделәр.

Чара барышында планетаның танылган космонавтларының биографиясе, Байконур космодромы төзелеше, шулай ук чарада катнашучылар космонавтларны космоска беренче очышка әзерләүнең ничек барганын белделәр. Программаның икенче өлешендә социаль хезмәтләр алучылар, дәвалау физик культурасы буенча инструктор җитәкчелегендә, музыкаль «космик» зарядка үткәрделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International