2020 елның 1 гыйнварыннан өч яшькә кадәрге балалары булган, җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына теркәлгән кушымта белән билгеләнгән гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган гаиләләргә «Дару чаралары әйләнеше турында» 2010 елның 12 апрелендәге 61-ФЗ номерлы Федераль законның 55 статьясындагы 7 өлеше белән күздә тотылган дару чараларын һәм башка даруханә ассортименты товарларын сатып алуга түләү бирелә.
.
Түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан соң һәр туган, улыкка алынган, опекага алынган һәм аның белән бергә яшәү урыны буенча яки тору урыны буенча яшәгән өч яшькә кадәрге балага билгеләнгән балага айлык пособие алган ата-ананың (законлы вәкилнең) берсенә билгеләнә
Түләү күләме 5 мең сум тәшкил итә.
Гражданнарга түләү алу өчен «Ак БАРС» банкында махсус блоклаштырылган максатчан шәхси счетлар ачарга кирәк.
Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә махсус блоклаштырылган максатчан шәхси счет реквизитлары булганда, түләү гражданин мөрәҗәгатеннән башка, яшәү урыны буенча үзәк бүлеге тарафыннан автомат рәвештә билгеләнә.
Дару чаралары сатып алуга түләү, дару чаралары сатып алуга түләү билгеләү турында карар кабул ителгән айдан соң килүче айның 26 ысыннан да соңга калмыйча, балага айлык пособие бирү чоры эчендә бер тапкыр, әмма иң күбе елына ике тапкыр алучыларның блоклаштырылган максатчан шәхси счетларына күчереп гамәлгә ашырыла