2021 нче елның 12 нче апрелендә барлык белем бирү оешмаларында Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга багышланган чаралар узды. Чараның максаты – укучыларның игътибарын юбилей датасына-кешенең космоска очуына 60 ел тулуга җәлеп итү, илебез космонавтикасын үстерү турында күзаллауларны формалаштыру, төп шәхесләр - галимнәр, инженерлар, конструкторлар һәм очучы-космонавтлар белән танышу. Шулай ук Совет һәм Россия космонавтикасының ролен, аның үсеш перспективаларын күрсәтү, яшьләр арасында Россия космик киңлеген үзләштерүдә һәм фәнни ачышларда ирешкән уңышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чаралар фән һәм технологияләр елы кысаларында уза.