Гадәттәгечә, шимбә өмәләр ишегалларында, паркларда, скверларда, яр буенда, социаль учреждениеләрдә һәм кешеләрнең яраткан ял урыннарында узачак.
Битараф булмаган гражданнар территорияләрне тәртипкә китерәчәкләр, аларны кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар, агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртачаклар.
Быел шимбә өмәнең аеруча мөһим бурычы - «Кызыл зоналар» эшли торган хастаханәләр территорияләрен төзекләндерү, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә аларның участокларын җыештыруда ярдәм итү.
Туган бистәбезнең һәм авылның матур һәм чистарак булуын теләүчеләрне 24 апрельдә шимбә өмәсенә кушылырга чакырабыз.
Җыю вакытын һәм урынын Бердәм Россия волонтерлык үзәкләрендә аныклап була.