«Аксубай» агрофирмасы» ҖЧҖендә 400 баш савым сыерга исәпләнгән сөт комплексының беренче линиясен модернизацияләүне төгәлләделәр. Бүген 200 башка исәпләнгән бәйсез тоту линиясен эшләтеп җибәрделәр. 24 баш сыерга исәпләнгән яңа саву залы төзелде. Израиль саву җиһазлары урнаштырылган. ДТМ ашату белән идарә итү программасын гамәлгә кертү планлаштырыла. Параллель рәвештә 200 баш сыерга исәпләнгән икенче линияне реконструкцияләү процессы башланды.