18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие  билгеләү турында мәгълүмат.

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

    2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы күләменә һәм гаиләнең җан башына уртача кеременә тигез күләмдә айлык пособие түләнә.

Айлык пособие Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданлыксыз затларга билгеләнә.

Пособие билгеләү өчен кирәкле документлар:

* банкта яки башка кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитларын күрсәтеп гариза;

• алучының һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәрен раслаучы документлар;

• бала туу турында таныклык күчермәсе – Татарстан Республикасыннан читтә бала тууны дәүләт теркәвенә алу очрагында;

• никах теркәү турында таныклык күчермәсе-Татарстан Республикасыннан читтә никахны дәүләт теркәвенә алу очрагында;

• ышанычнамә-документлар вәкаләтле зат яки законлы вәкил тарафыннан тапшырылган очракта;

• раслаучы документ ирекле рәвештә гаилә әгъзаларыннан алучы яки аларның законлы вәкилләреннән: шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык булу; мөрәҗәгать итүченең вәкаләте персональ мәгълүматларны органга яки оешмага тапшырганда аларның исеменнән гамәлдә булу.

Айлык пособие барлык кирәкле документлар белән гариза биргән айдан билгеләнә һәм алты ай дәвамында түләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International