Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хәбәр иткәнчә, үз гаиләсенә ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны кабул итү турында карар кабул иткән гражданнарга тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбен узарга кирәк. Укулар ТР, Чистай шәһәре, Нариманов ур., 58 адресы буенча «Чистай балалар йорты» ДБУ базасында уза. Башта Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә юллама алырга кирәк.