24 апрельдә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йортында «Татарстанның Чуаш чибәре – 2021» - «Татарстан Чăваш пики» республика матурлык һәм талант конкурсы узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Конкурсның финалында «Татарстанның Чуаш чибәре» титулы өчен 12 кыз көч сынашты. Конкурсантлар шулай ук үзләренең визит карточкасын, иҗади номерын, милли чуаш ашларын күрсәттеләр һәм интеллектуаль бәйге уздылар. Юлия Погодкина тамашачыларны һәм жюриларны үзенең матурлыгы, милләтнең мәдәнияте белеме, аралашу, сәхнәдә тоту осталыгы белән шаккатырды. Аксубай районы вәкиле Юлия лаеклы III урынны яулады.

«Татарстанның Чуаш чибәре» конкурсының төп максаты-яшьләр арасында халык традицияләрен, мәдәниятен һәм телен популярлаштыру. Яшьләргә эстетик тәрбия бирүдә ярдәм итү. Конкурста җиңүчеләр «Россиянең Чуаш чибәре» Бөтенроссия конкурсында республика данын яклаячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International